news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы башлыгы махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар белән очрашты

Алабуга районы башлыгы махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар белән очрашты
"Алабуга нуры"

Алабуга шәһәренең «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә район башлыгы Рөстәм Нуриев махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар белән очрашты. Моңа кадәр узган очрашуда кебек үк, хәрби хезмәттәгеләр белән чәй табыны артында әңгәмә кордылар. Хәрбиләр хезмәтләре һәм ялга кайткач, аларны якыннары ничек каршылавы турында сөйләде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Махсус хәрби операция урынына баруга, кичерешләребез яхшыдан булмады. Куркыныч иде, ләкин хәзер без урнашкан җирдә тынычрак инде. Гаиләмне бик сагындым, якыннарым белән озаграк торасым килде, менә шул теләгем чынга ашты да», − дип сөйләде арадан берсе.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең нәрсәгә мохтаҗ булуын сорады. Хәрби хезмәттәгеләр кураторларның актив ярдәм итүен әйтте, һәм алар муниципалитеттан балаларына шәһәр читендәге ял лагерьларына юллама алырга ярдәм сорады. Яралылар хәрби частька кадәр юл өчен кайгыра, аларга «больничный» кәгазен озайтырга кирәк.

Район башлыгы мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрендәге балаларның җәйге ялын оештыру кирәклегенә басым ясады. Транспорт мәсьәләсен дә чишәргә тырышачаклар. Моннан тыш, Рөстәм Нуриев хәрби хезмәттә булганнарга психолог ярдәме кирәклеген әйтте. Бу эш гамәлгә ашырыла башлаган инде, белгечләр әзер.

Хәрбиләр үзләренә җибәрелә торган ярдәм өчен рәхмәт белдерде. «Аеруча балалардан алган хатлар дулкынландыра. Без аларны укыйбыз һәм кадерләп саклыйбыз. Хатлар рухыбызны күтәрә. Хәзер көнкүрешебезне җайладык, туганнар кебек бердәм гаилә булдык», − диде берәү.

Очрашу ахырында хәрбиләргә плащ-палатка, рация, футболка ише әйберләр салынган биштәрләр тапшырдылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100