Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга районы башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Алар чәй табыны янында аралашып, булган кыенлыклар һәм ихтыяҗ турында фикер алышты. Хәрбиләр билгеләп үткәнчә, районда хәрбиләр һәм аларның гаиләләре белән тыгыз бәйләнеш оештырылган. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.
Битараф калмыйча, маскировкалау челтәре үрүче, шәмнәр ясаучы, коры ашлар әзерләүче кешеләрнең барысына да аеруча рәхмәтле алар. «Без ашарга пешергәндә бу ашлардан файдаландык, бик тәмле», − диде аларның берсе.
Рөстәм Нуриев егетләргә рәхмәт белдерде һәм, «иң мөһиме, исән-сау әйләнеп кайтыгыз», диде.
Әңгәмә барышында Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов хәрбиләргә булышу хәрәкәтенә өлкән яшьтәге алабугалыларның да кушылуын әйтте.
«Ветераннарыбыз маскировка челтәрләре үрергә, носилкалар ясарга, эшкә барган кебек йөри. Авыллардагы башлангыч оешмаларның барысында да бу эш оештырылган. Баштан ук бөтенесе дә килеп чыкмый, билгеле, ләкин алар дөрес эшләргә өйрәнде», − диде ул.
Хәрбиләрнең ялы ике атна, аларның әйтүләрчә, бу вакытны алар туганнары белән уздырырга тырыша.
Чәйдән соң, хәрби хезмәттәгеләрне «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгенә аларның фидакарьлегенә ихтирам йөзеннән әзерләнгән концерт программасына чакырдылар.
.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз