Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга районы башлыгы Луганск укучылары белән очрашты
Алабуга институтының «Буревестник» спорт-сәламәтләндерү лагерына Луганск Халык Республикасыннан 98 укучы килде. Алар өчен белем бирү чараларын, тренингларны һәм күңел ачуларны үз эченә алган бай программа әзерләнде. Бу хакта «Алабуга нуры» Алабуга институтының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Иртәнге аштан соң беренче көнне үк Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашу булды. Ул балаларны сәламләде, Алабуга тарихы һәм мәдәнияте, шулай ук бу шәһәрдә яшьләр алдында ачыла торган мөмкинлекләр турында сөйләде.
Район җитәкчелеге белән очрашудан соң укучылар белем бирү программасына керештеләр. КФУның Алабуга институты укытучылары Разия Әхтәриева, Елена Сәлимуллина, Алсу Рахманова һәм Раилә Шапирова алар өчен лекцияләр һәм интерактив дәресләр үткәрде.
Педагогика кафедрасының өлкән укытучысы Елена Сәлимуллина үткәргән «Шәхес психогеометриясе: фигуралар аша үзеңне танып бел» тренингы төп вакыйгаларның берсе булды. Аның сүзләренчә, бу күнегү катнашучыларга үзләрен яхшырак аңларга, көчле һәм йомшак якларын билгеләргә, шулай ук һөнәри өстенлекләрен ачыкларга ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз