news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы башлыгы инспекторларга яңа автомобиль ачкычын тапшырды

Алабуга районы башлыгы инспекторларга яңа автомобиль ачкычын тапшырды
Фото: http://alabuganury.ru/

«Гуляй» паркында алабугалылар Яңа елны билгеләп үтте. Шәһәр халкын һәм кунакларны иҗат коллективлары һәм Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

2023 елда җитди эш башкарылды, шуның ярдәмендә Алабуга Татарстанда социаль-икътисади үсеш буенча 3нче урында тора, дип билгеләп үтте ул. Шулай ук башлык Алабуга районын һәм илне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен алабугалыларга рәхмәт белдерде. Һәм, әлбәттә, махсус хәрби операция урынында булучыларга рәхмәт сүзләре яңгырады.

Искәртеп узабыз, Алабуга районы башлыгы исеменнән Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлегенә яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды.

Автомобиль ачкычларын Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлек җитәкчесе Юрий Николаевич Пономаревка тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100