Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга районы башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев кече бизнесны үстерүгә башлык грантлары конкурсында катнашучы эшмәкәрләр белән очрашты. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Алабугада 2 меңгә якын шәхси эшмәкәр һәм 6 меңнән артык үзмәшгуль бар. 23 компания 50 меңнән 500 мең сумга кадәр грантка гариза биргән. Район башлыгы һәм конкурс комиссиясе әгъзалары белән очрашуда грант критерийларына туры килә торган 14 кызыклы проект каралды.
Алар турында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Илфак Хәбибуллин сөйләде:
- Рөстәм Мидхәт улы кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Шуңа күрә яңа проектларга ярдәм итү максатыннан узган ел Алабуга муниципаль раойны башлыгы гранты булдырылды. Быел конкурс беренче тапкыр уздырыла. Сайлап алу критерийларына уртак финанслау өлеше керә: үз эшеңә күпме акча салынганы исәпкә алына. Эшмәкәрлектә зур тәҗрибә, әлбәттә, өстенлек булып тора, әмма бу мәҗбүри шарт түгел: яшь проектлар, стартаплар да карала. Проектны гамәлгә ашыру срогы мөһим: ул никадәр тизрәк эшләтеп җибәрелсә, баллар шулкадәр югарырак булачак. Проектның яңалыгы да, аның социаль юнәлеше дә игътибарга алына. Әгәр дә күпсанлы кешеләрнең ихтыяҗлары канәгатьләндерелсә яки халыкның социаль яктан зәгыйфь катламнарына ярдәм күрсәтелсә — яхшы.
Алабуга эшкуарларының проектлары профильләре һәм масштаблары буенча аерылып тора. КамАЗ базасында махсуслаштырылган кабиналар ясау һәм ЧПУ белән һава-плазмалы кисү станоклары ясау, Шишкин буаларында гриль-йортлар урнаштыру һәм Меңьеллык мәйданында «Арт-кофейня» булдыру, 3 айдан 8 яшькә кадәрге сабыйлар өчен балалар бассейны һәм «Сәламәт сабый — бәхетле тормыш» программасын булдыру, тау чаңгысы җиһазларын прокатка бирүне ачу һәм «Зеркало» иҗади киңлеген булдыру, «Большая стирка» кер юу бүлмәсен ачу кебек проектлар очрашуда тәкъдим ителде.
Илфак Хәбибуллин сүзләренчә, очрашуда бик күп лаеклы һәм перспективалы инициативалар яңгыраган. Җиңүчеләрнең исемнәре сентябрь ахырында игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз