news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе: Сабантуй — шатлык бәйрәме

Алабуга районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе: Сабантуй — шатлык бәйрәме
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Алабугада Сабан туе үтә. Бәйрәм вакытында Алабуга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Косов Сабантуйның авыл кешесе өчен чын-чыннан шатлык бәйрәме булуын әйтте.

«Сабантуй — авыл уңганнары өчен шатлык, мул уңышка өметләр баглау бәйрәме! Быел Алабугада тулаем 38 мең гектар чәчүлек җире бар, узган елгыга караганда 2 мең гектарга күбрәк», — дип сөйләде Александр Косов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш билгеләвенчә, чәчүгә быел Алабуга игенчеләре 19 апрельдә чыккан булган һәм 25 майда язгы чәчүне төгәлләгәннәр. «Агымдагы елда чәчү кампаниясе уңышлы үтте, дип саныйм. Моңа яңгырлар, җирдә тиешенчә дым булуы да тәэсир итте. Чәчү кампаниясе чорында быел барлыгы 40 чәчү комплексы эшләде», — диде ул.

«Җирләрне тулысынча файдаланырга омтылабыз. Инвесторларыбыз чәчү мәйданнарын арттыруга зур өлеш кертә. Алга таба, көз көне, уҗым культураларын 6 мең гектарга арттырырга ниятлибез. Әлеге вакытта күпьеллыкларны сенажга чабабыз. Иртәгәдән сенаж салуга да керешербез», — дип ассызыклады җитәкче.

Дәүләт гимны астында Сабантуй әләмен күтәрү хокукы «Кыр батыры» булып танылган Владимир Лысинга бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100