news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга район хастаханәсе стационарында капиталь ремонттан соң намаз бүлмәләре ачылды

Алабуга район хастаханәсе стационарында капиталь ремонттан соң намаз бүлмәләре ачылды
Фото: t.me/mr_Rustem_Nuriev

Алабуга үзәк район хастаханәсе стационарында капиталь ремонттан соң православие һәм ислам динен тотучылар өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре эшли башлады. Бу хакта район башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр итте.

«Алабуга үзәк район хастаханәсе стационарында капиталь ремонттан соң православие һәм ислам динен тотучылар өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре ачылды. Бүгенге көннән аларга биредә дәвалана торган барлык дин тотучылар йөри ала», – дип язган ул телеграм-каналында.


Район башлыгы шулай ук гыйбадәт кылу бүлмәләрен төзекләндерүдә катнашкан һәм эшләрне тәмамларга булышкан җирле халыкка рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot