news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга район үзәк хастаханәсенә яңа заманча җиһазлар кайтты

Алабуга үзәк район хастаханәсенең клиник-диагностик лабораториясенә заманча кан биохимия анализаторы кайтарылды. Бактериология лабораториясенә БМБ-II Ламинар-С микробиология куркынычсызлык боксы кайтарылды.

Лаборатория мөдире Миләүшә Мөхәммәдиева сүзләренчә, яңа анализатор сәгатенә 480 кан тикшеренүе үткәрә ала, алдагы анализатор сәгатенә нибары 240 тикшеренү башкарган. Заманча җиһазлар үткәрелә торган тикшеренүләрнең санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм амбулатор һәм стационар пациентлар өчен медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын сизелерлек яхшыртачак. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа җиһаз җирле бюджет хисабына шәһәр администрациясе тарафыннан сатып алынган, аның бәясе 6 млн сум тәшкил иткән.

Тиздән клиник-диагностик, бактериология һәм СПИД лабораторияләренә тагын яңа аппарат китерү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot