Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга предприятиесе мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучыга автомобиль бүләк итәчәк
«СОЛЛЕРС Алабуга» төркеме предприятиеләре хезмәткәрләренең балалары «Эврика» балалар музей-мәгариф үзәгендә тантаналы чарада катнашты. Алар өчен фәнни активлык һәм иҗади мастер-класслар белән интерактив программа оештырылды, шулай ук укучылар өчен канцелярия җыелмалары тапшырылды. Бу хакта «Алабуга нуры» «СОЛЛЕРС Алабуга» матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«СОЛЛЕРС» җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Адил Шириновның яңа белем бирү инициативасын игълан итү көннең төп вакыйгасы булды. Быелдан башлап 1 нче сыйныфка керүче һәм 11 нче сыйныфны алтын медаль белән тәмамлаучы балалар СОЛЛЕРСтан бүләккә яңа автомобиль алачак. Ата-ананың берсе яисә икесенең дә компания предприятиеләрендә баланы укыту чорында өзлексез эш стажы булу шарты бар.
Проект югары белем казанышларына мотивацияләүгә һәм хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Чара бәйрәмчә сыйлау һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз