Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга подстанциясендә чыккан янгын аркасында 17 торак пункт утсыз калган
Кама буе подстанциясендә трансформатор янган.
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Алабуга подстанциясендә янгын аркасында 17 торак пункт утсыз калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 18.14 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Алабугада трансформатор подстанциясендә янгын чыкканлыгы турында хәбәр алынган.
9 минуттан соң урынга 56нчы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килгән, Кама буе подстанциясе территориясендә трансформатор янган. Янгын сүндерүчеләр трансформатор эшен туктатып торган.

Янгын мәйданы 20 квадрат метр тәшкил иткән.
34 569 кешелек 17 торак пункт электрсыз калган. Аварияне бетерүдә «Челтәр компаниясе» АҖнең авария бригадалары эшли.

18.58 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән. Зыян күрүчеләр булмаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз