news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга пляжында трибуналар һәм фуд-корт булачак

Алабугада яр буенда территорияне комплекслы төзекләндерү буенча масштаблы эшләр дәвам итә. Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Ринат Шәйхлисламов хәбәр иткәнчә, хәзер объектта берничә төп проект гамәлгә ашырыла. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.

Белгечләр ут баганаларын куюны төгәлли, шулай ук чаралар өчен билгеләнгән өченче трибуна өчен терәк каркасны урнаштыруга әзерлиләр. Су белән тәэмин итү системаларын да кертеп, параллель рәвештә инженерлык коммуникацияләре салу да алып барыла.

Күпфункцияле павильон төзүгә аерым игътибар бирелә. Ринат Шәйхлисламов ачыклык керткәнчә, 29 метрга 7 метр зурлыктагы корылмада медицина пункты, фастфуд сату киоскы һәм бәдрәфләр булачак. Бу максатлар өчен фундамент плитәсен кою төгәлләнгән, ә җитештерү мәйданчыгында каркасның металл конструкцияләрен ясыйлар, аларны объектка якын көннәрдә китерәчәкләр.

Киләсе этапта подрядчылар периметр киртәләрен урнаштыруга керешәчәк — хәзерге вакытта конструкция элементлары җитештерелә.

Шәһәр пляжын 2025 елның җәйге сезонына ачарга планлаштыралар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100