news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга – Пермь трассасында Удмуртиядә яшь пар һәлак булган

Һәлакәт Алабуга – Пермь трассасының 225нче чакрымында Удмуртиянең Якшур-Бодьинск районында килеп чыккан.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Кичә 13 сәгать 7 минутта Удмуртиянең Якшур-Бодьинск районында үлем очрагы белән юл-траспорт һәлакәте булган. Биредә җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән, дип хәбәр ителә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча Баш идарәсе сайтында.

Социаль челтәрләрдә һәлакәтнең Алабуга – Пермь трассасының 225 нче чакрымында Удмуртиянең Якшур-Бодьинск районында булуы күрсәтелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Хендэ Солярис» машинасы руле артында булган 30 яшьлек хатын-кыз «Мерседес» йөк машинасы килә торган каршы як полосага чыккан. Каршыга килүче машина белән ара якын булу аркасында һәлакәт килеп чыккан. Автомобиль йөртүче һәм аның 35 яшьлек пассажиры урында ук үлгән.

Республиканың электрон матбугат чараларында билгеләп үтүләренчә, һәлак булучылар яңа өйләнешкән пар булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100