news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга педуниверситетында радио ачарга планлаштыралар

Университет радиосы аша вуз тормышындагы төп яңалыклар гына түгел, ә төрле файдалы мәгълүмат, котлаулар һәм җырлар яңгырар иде

(Алабуга, 19 февраль, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Алабуга дәүләт педагогика университетында радио ачарга планлаштыралар. Тиздән вузның Гыйльми советында бу мәсьәлә каралачак.
Университет радиосы аша вуз тормышындагы төп яңалыклар гына түгел, ә төрле файдалы мәгълүмат, котлаулар һәм җырлар яңгырар иде, дип уйлый хезмәткәрләр. Күптән түгел вузда радио ачу өчен техник мөмкинлекләр пәйда булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot