news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алабуга педагогика университетында республика конкурсы узды

Аның максаты – укучыларда “Технология” белем бирү процессына карата кызыксыну уяту

(Алабуга, 2 ноябрь, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Үткән ял көннәрендә Алабуга педагогика университетында “Мәктәп укучыларының иҗади хезмәте” дигән республика конкурсы узды. Аның максаты – укучыларда “Технология” белем бирү процессына карата кызыксыну уяту, укытучыларның профессиональ остылыгын арттыру.
Алабуга дәүләт педагогика университетының технология–икътисад факультеты тарафыннан Алабуга районының Мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган конкурска республиканың барлык шәһәр–районнарыннан берничә дистә команда җыелды. Алар – 6–9 сыйныф укучылары, шулай ук аларның җитәкчеләре – технология укытучылары.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100