news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алабуга педагогика университетында фәнни–гамәли конференция башланды

Төбәк югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары катнашында узучы конференция ике көн дәвам итәчәк

(Алабуга, 20 октябрь, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Бүген Алабуга педагогика университетында фәнни–гамәли конференция башланды.
Ул югары уку йортында эшләп килүче психология кафедрасының 20 еллыгына багышланган. Конференциянең төп юнәлешләре итеп түбәндәгеләр билгеләнгән – белем бирү учреждениеләрендә психологик ярдәм күрсәтү аспектлары, белем бирү психологы эше технологияләре, белем һәм тәрбия бирүдә инновацион технологияләр һәм башкалар.
Төбәк югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары катнашында узучы конференция ике көн дәвам итәчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100