news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга педагогика университеты туган көнен билгеләп үтә

Бүген университетта Советлар Союзы Герое Петр Сафроновка истәлек тактасы ачылачак

(Алабуга, 29 сентябрь, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Алабугада педагогика университетының туган көнен билгеләп үтүне дәвам итәләр.
Университетның 111 еллыгын бәйрәм итү бер атнага сузылды. Аны җиңел атлетика кросслары, фәнни–гамәли конференцияләр, гыйльми советның бүләкләр тапшыру белән үрелеп барган тантаналы утырышлары белән билгеләп үтәләр.
Бүген университетта Менделеевски районында туып үскән, 1950–1953 елларда әлеге вузда укыган Советлар Союзы Герое Петр Сафроновка истәлек тактасы ачылачак. Университет атналыгы Халыкара Стахеев укулары белән төгәлләнәчәк. Анда Россиянең 20 шәһәреннән вәкилләр катнаша.
Стахеевлар – Алабугада билгеле фамилия. Стахеевлар династиясе сәүдәгәрләр буларак та, әдәбиятчылар буларак та данлыклы. Алабуга педагогика университеты бинасын XIX йөз ахырында Глафира Стахеева үзенең ире Василий истәлегенә төзеткән.
Бу көннәрдә Россия Туган якны өйрәнүчеләр берлегенең Алабугадагы бүлеге утырышы узачак, анда сәүдәгәрләр турында кайбер басмалар тәкъдим ителәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100