Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга паркларында «Җәй бергә» проектының бишенче сезоны башланды
90 көн, дүрт мәйданчык, дистәләгән юнәлеш — һәм боларның барысы да бушлай. Алабуга паркларында ачык практикалар, очрашулар һәм мастер-классларның масштаблы программасы — «Җәй — бергә» («Лето Вместе») проектының бишенче сезоны старт алды. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы хәбәр итә.
Проект Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев башлангычы белән һәм аның ярдәмендә тормышка ашырыла. Аның нигезендә гади, әмма төгәл фикер ята: шәһәр парклары ялгыз йөрү өчен генә түгел, ә шәһәрлеләр очраша, яңа нәрсәләр сыный һәм үзләрен өйдәгечә хис итә торган җанлы киңлек булырга тиеш.
«Гуляй» паркы, «Чебурашка» паркы, шәһәр пляжы һәм Алабуга шәһәрлеге (Городище) территориясе иртәнге йога, иҗади мастер-класслар, психологлар белән очрашулар һәм ачык һавада кино караулар урынына әверелә. Катнашу өчен бары тик келәм, су һәм теләк кенә кирәк.
Хәзер үк проект тулы көченә яши: атна саен хатха-йога, пилатес буенча дәресләр, арт-очрашулар, инглиз теле дәресләре һәм бачата буенча мастер-класслар уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз