news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алабуга» өлкән инженерын 2,5 миллион сумлык ришвәт өчен тоткарлаганнар

«Алабуга» өлкән инженерын 2,5 миллион сумлык ришвәт өчен тоткарлаганнар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Алабуга» өлкән инженеры зур ришвәт өчен тоткарланды, дип хәбәр иттеләр махсус икътисади зонаның матбугат хезмәтендә.

Аларның мәгълүматлары буенча, «Алабуга»ның шәхси иминлек хезмәте эчке тикшерү материалларын Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләренә җыеп тапшырган. Алар нигезендә инженер тоткарланган.

Инженерның субподрядчы оешма җитәкчесеннән килешү буенча эшләр башкарганда яклау һәм аннан соң башкарма-техник документациягә кул кую өчен ришвәт таләп иткәнлеге ачыкланган. Ришвәт күләме 2,5 миллион сум тәшкил иткән.

Бу факт буенча тикшерү җинаять эше кузгаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100