news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алабуга»ның яңа резиденты Түбән Кама көллиятенә 1 млн сум бүләк иткән

Түбән Кама агросәнәгать көллияте яңа җиһазлар алу өчен акча алган.

(Алабуга, 22 август, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). «Алабуга» махсус икътисадый зонасының яңа резиденты— «СТ Алабуга» Түбән Кама агросәнәгать көллиятенә җиһазлар алу өчен 1 миллион сумлык сертификат бүләк иткән.

Чара «СТ Алабуга» производствосының тантаналы ачылышы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

«Без Түбән Кама агросәнәгать көллияте белән килешү төзедек һәм тыгыз элемтәдә эшли башлыйбыз. Без көллияттә предприятие өчен персоналлар әзерләү буенча перспективалы планнар корабыз», — дип билгеләп үтте компаниянең генераль директоры Сергей Лимонников.

Түбән Кама агросәнәгать комплексы Эшче һөнәрләр буенча Халыкара чемпионатта катнашу өчен Татарстан җыелма командасын «Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча әзерләүче махсуслаштырылган үзәк булып тора.

«СТ Алабуга» компаниясе пассажир автобуслары, йөк һәм махсус транспорт җитештерү белән шөгыльләнә. Проектның максаты - «СТ Нижегородец». Киләсе елда МИЗ территориясендә компания 1 мең 115 автомобиль чыгарырга планлаштыра. Хезмәткәрләр саны 89 кеше тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot