news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алабуга нуры» газетасы «Әтиемә хат» исемле яңа проект башлап җибәрде

«Алабуга нуры» газетасы «Әтиемә хат» исемле яңа проект башлап җибәрде
Фото: http://alabuganury.ru/

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакцияләре яңа проект турында игълан итте. Яшь укучыларны «Әтиемә хат» проектында катнашырга чакырабыз. «Алабуга нуры» шул хакта хәбәр итә.

«Без үзебезнең яшь укучыларыбызга махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләренә хатлар язарга, аларда үзләренең ничек сагынуларын, укуларының ничек баруын, әтиләренең тизрәк өйгә кайтуын көтүләре турында сөйләргә тәкъдим итәбез, диелгән хәбәрдә.

Килгән хатлар барысын да газеталар битләрендә бастырылачак. Соңрак әлеге саннар «Игелек планетасы» гуманитар ярдәм кабул итү пунктына тапшырылачак, анда аларны хәрбиләр өчен җыелган посылкаларга салачаклар.

Хатларны редакциягә (Төзүчеләр ур., 16а) алып килергә, new-kama@bk.ru электрон почтасына җибәрергә, ВКонтакте челтәрендә «Алабуга хәбәрләре» яки «Новости Елабуги» төркемендә тәкъдим ителгән яңалыкларда калдырырга мөмкин.

*Хатлар газетада авторның тулы исемен һәм кемгә билгеләнгәнен күрсәтмичә басылачак, хәзерге вакытта закон шулай таләп итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100