news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга музейларына... Интернеттан чыкмыйча гына

Экспонатлар турында 150 аудиотарих булдыру күздә тотыла

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ). Хәзер һәркем дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан Алабугага һәм аның музейларына “керә” ала. Ә болар барысы да яңа мобиль кушымта – аудиогид (экскурсия алып баручы) нәтиҗәсендә мөмкин булды. Тиздән ул Интернетның Бөтендөнья челтәрендә барлыкка киләчәк.

Татарстан Мәдәният министрлыгының республиканың әйдәп баручы төп 4 музее өчен аудио һәм видеоэкскурсияләр ясау грантын Чиләбенең «Федэско» фирмасы отты. Мобиль кушымта федераль программа кысаларында өч телдә (рус, инглиз һәм татар) тормышка ашырылачак.

Алабуга музей-тыюлыгы өчен нибары ике экскурсия маршруты әзерләү планлаштырыла, шәһәрнең күренекле урыннары һәм объектлары турында - 11, экспонатлар турында 150 аудиотарих булдыру күздә тотыла, дип белдерә “Алабуга нуры” басмасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100