news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга музейлары Ауропадагы 30 иң яхшы музей арасына керде

Алар “2010 елның иң яхшы музее” дигән Ауропа музей форумы конкурсының беренче сайлап алу этабын узды

(Алабуга, 20 февраль, “Татар-иформ”, Гөлшат Солтанова). Владимир Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее һәм Алабуга туган якны өйрәнү комплексы “2010 елның иң яхшы музее” дигән Ауропа музей форумы конкурсының беренче сайлап алу этабын узды.
Конкурста барлыгы 80 музей катнашты. Алар арасында Мәскәү өлкәсендә урнашкан Егорьев сәнгать музее, Санкт-Петербургтагы Федор Достоевскийның Әдәби-мемориаль музее һәм башкалар бар. Беренче турны узган 30 музей арасына Егорьев сәнгать музееның да керүе билгеле булды.
30 номинантның барысы да - “2010 елның иң яхшы музее” премиясенә кандидат. “Хәтта әлеге премиянең номинанты булу да - зур дәрәҗә, танылу”, - диләр Ауропа музей форумы экспертлары, Люксембургның Тарих музее директоры Даниэль Вагнер һәм Барселона Фән музее директоры Хорхе Вагенсберг. Алар Алабугага узган елның октябрь аенда килгән иде.
Май аенда Финляндиянең Тампере шәһәрендә узачак конкурсның икенче этабында музей вәкилләре халык алдында интервью бирәчәк. Нәтиҗәдә, Гран-при һәм берничә махсус премия алачак учреждениеләр билгеле булыр дип көтелә. Бүгенге көндә Алабугада конкурсның финалына әзерлек эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot