Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга музей-тыюлыгында татар мәхәлләсенә багышланган музей ачылырга мөмкин
Музей ачылган очракта публицист, журналист Ленар Мифтахныкы тарихи коллекциясен тапшырырга әзер.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында татар мәхәлләсенә багышлап музей ачарга ниятлиләр. Музейның исеме әлегә билгеле түгел.
«Татар мәхәлләсенә багышлап музей ачсалар, үзем җыйган тарихи коллекцияне тапшырырга әзермен. Мин инкыйлабка кадәрге китапларны җыйдым. Шулай ук, Вятка губернасы Алабуга өязеннән II чакырылыш Россия Империясе Дәүләт Думасы депутаты Хәбибрахман Мәсәгутовның мөһере сугылган хаты, «Мөхәммәдия» китаплары бар», — диде «Татар-информ”га Алабугада яшәүче публицист, журналист Ленар Мифтахныкы.
Ленар Мифтахныкы инкыйлабка кадәрге татар мәхәлләсе белән горурланырга тиешбез дип саный. «Музей ачыла калса, идеяләрем күп. Барлык архивны тапшырыр идем. Кызганыч, хәзер татар мәхәлләсе сүзенең мәгънәсен аңлап бетермиләр. Мәхәллә Россия Империясендә гражданлык җәмгыяте институтын аңлаткан, үзенә караган халыкның рухи-әхлаки, мәдәни-мәгърифәти, матди-социаль тормышы белән идарә иткән», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз