news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга музей-тыюлыгында татар мәхәлләсенә багышланган музей ачылырга мөмкин

Музей ачылган очракта публицист, журналист Ленар Мифтахныкы тарихи коллекциясен тапшырырга әзер.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында татар мәхәлләсенә багышлап музей ачарга ниятлиләр. Музейның исеме әлегә билгеле түгел.

«Татар мәхәлләсенә багышлап музей ачсалар, үзем җыйган тарихи коллекцияне тапшырырга әзермен. Мин инкыйлабка кадәрге китапларны җыйдым. Шулай ук, Вятка губернасы Алабуга өязеннән II чакырылыш Россия Империясе Дәүләт Думасы депутаты Хәбибрахман Мәсәгутовның мөһере сугылган хаты, «Мөхәммәдия» китаплары бар», — диде «Татар-информ”га Алабугада яшәүче публицист, журналист Ленар Мифтахныкы.

Ленар Мифтахныкы инкыйлабка кадәрге татар мәхәлләсе белән горурланырга тиешбез дип саный. «Музей ачыла калса, идеяләрем күп. Барлык архивны тапшырыр идем. Кызганыч, хәзер татар мәхәлләсе сүзенең мәгънәсен аңлап бетермиләр. Мәхәллә Россия Империясендә гражданлык җәмгыяте институтын аңлаткан, үзенә караган халыкның рухи-әхлаки, мәдәни-мәгърифәти, матди-социаль тормышы белән идарә иткән», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100