news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга музей-тыюлыгы социаль проектлар тәкъдим итә

Язгы каникулларда шәһәр музейларында “Сезнең өчен, хөрмәтле укытучылар” акциясе уза

(Алабуга, 2 март, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Укытучылар елында педагогларга бүләк әзерли. Язгы каникулларда шәһәр музейларында “Сезнең өчен, хөрмәтле укытучылар” акциясе уза. Аның кысаларында педагоглар бушлай шәһәр музейларында һәм экскурсияләрдә була ала.
Яшь алабугалыларны автобуста шәһәр буенча экскурсия көтә. Укучылар туган шәһәренең истәлекле урыннары һәм Алабуганың тарихы турында күбрәк беләчәк, дип вәгъдә итә музей-тыюлык хезмәткәрләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot