news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Алабуга музей-тыюлыгы – Ауропаның иң яхшы 30 музее арасында
19-22 май көннәрендә Финляндиянең Тампере шәһәрендә тантаналы чара узачак, аның барышында 3 төп җиңүчегә дипломнар тапшырылачак
Скопировать ссылку
(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Ауропаның иң яхшы 30 музее арасына керде.
Ауропа музей форумы ел саен Ауропаның иң яхшы музеен ачыклау максатыннан конкурс үткәрә, анда соңгы ике елда ачылган яки реэкспозиция узган музейлар катнаша. Быелгы конкурста катнашу өчен 80 нән артык гариза килде, әмма аларның бары тик 30 ы гына 2010 елда Ауропаның иң яхшы музее статусын алды. Алар арасына Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы да керде.
Халыкара жюри каравына В.Бехтерев исемендәге Өяз медицинасы музее һәм Туган якны өйрәнү комплексы (аның составына Шәһәр тарихы музее, интерактив остаханәләр, “Трактир” музей-театры һәм күргәзмәләр залы керә) тәкъдим ителде. 2009 елның октябрь аенда Алабугада конкурсның Россия Федерациясе буенча координаторы Елена Петрова озатуында Ауропа музей форумы экспертлары – Люксембург Тарих музее директоры Даниэль Вагнер һәм Барселона Фән музее директоры Хорхе Вагенсберг булып китте. Алабуга музейлары белән танышкач, алар һәр музей объекты конкурс таләпләренә җавап биргәнлектән, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгын тулаем карарга кирәк, дигән фикергә килде.
19-22 май көннәрендә Финляндиянең Тампере шәһәрендә тантаналы чара узачак, аның барышында 3 төп җиңүчегә дипломнар тапшырылачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot