news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга музеенда Халыкара арт-симпозиумда иҗат ителгән 70 картина тәкъдим ителде

Быел Алабугада тугыз илдән 35тән артык рәссам эшләгән.

Алабуга музеенда Халыкара арт-симпозиумда иҗат ителгән 70 картина тәкъдим ителде
Алабуга нуры

(Алабуга, 24 июль, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Узган атнада Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Күргәзмәләр залында заманча сәнгать буенча XIV Халыкара арт-симпозиум вакытында иҗат ителгән 70 картина тәкъдим ителде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел Алабугада тугыз илдән 35тән артык рәссам эшләгән. Иң яшь катнашучыга – 29, ә иң тәҗрибәлесенә – 80 яшь. Аларның иҗади остаханәләре И. И. Шишкин исемендәге 1нче сәнгать мәктәбендә урнашкан. Рәсем сәнгате осталарының эшләре һәр гаилә тормышында үзенчәлекле вакыйгага – туйга багышланган иде. 

Менә безнең районның фольклор коллективлары да күргәзмә ачылыр алдыннан симпозиумда катнашучыларны рус, мари, керәшеннәрнең туй йолалары белән таныштырдылар. Рәссамнар аларны зур кызыксыну белән күзәтте һәм биюләрдә бик теләп катнашты.

– XIV Халыкара арт-симпозиум безнең чакыруны хуплавыгызга күрә оешты, – дип мөрәҗәгать итте Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко. – Без сезнең белән тынычлык, бер-беребезгә мәхәббәт, халыклар арасында дуслык һәм берләшү булсын, планетабыз матурлансын өчен бер зур эш башкарабыз.

Сүз уңаеннан, арт-симпозиум вакытында иҗат ителгән барлык картиналар Алабуга музей-ядкарьлеге фондларына күчте, һәм киләчәктә Россиядә һәм чит илләрдә булачаклар. Әлегә алабугалыларның 30 сентябрьгә кадәр эшли торган күргәзмәне күреп хозурлану мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100