news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга мөхтәсибәтендә әхлакый һәм патриотик кыйммәтләрне ныгыту турында сөйләштеләр

ТР Диния нәзарәтнең Алабуга шәһәрендәге «Ихсан» мәктәбендә «Мәктәп укучыларында рухи-әхлакый һәм патриотик кыйммәтләр формалашуга этномәдәни традицияләрнең йогынтысы» дигән төбәк семинары узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Семинарда Казан, Ижевск, Әлмәт шәһәрләреннән, Сарман районыннан, шулай ук Алабуга районы һәм Алабуга шәһәреннән педагоглар һәм кунаклар катнашты. Семинарда катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикь Мөхәммәтшин сәламләде.

Төбәк семинарының бурычлары рухи - әхлакый һәм патриотик кыйммәтләрне ныгыту өчен белем бирү процессына этномәдәни традицияләрне кертү буенча тәкъдимнәр эшләү; милли юнәлештәге тәрбиягә инновацион процессларны эшләү һәм кертү буенча педагогларның кызыксынуын көчәйтү; рухи-әхлакый тәрбияне оештыруда яңа идеяләр эзләү һәм заманча технологияләр куллану.

Семинарда катнашучылар төрле фәннәр буенча ачык дәресләрдә һәм мастер-классларда булдылар, татар телендә театральләштерелгән «Исем кушу» сәхнәсе аша татарларның гаилә традицияләре белән таныштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot