news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга мөхтәсибәте мобилизацияләнгәннәргә хәләл тушенка сатып алу өчен акча җыйган

Алабуга мөхтәсибәте мобилизацияләнгәннәргә хәләл тушенка сатып алу өчен акча җыйган

Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү өчен Алабуга мөхтәсибәте хәйриячеләр һәм битараф булмаган мәхәллә кешеләре ярдәмендә хәләл тушенка сатып алырга 287 мең сум акча җыйган. Бу хакта «Алабуга нуры»  мөхтәсибәткә сылтама белән хәбәр итә..

Барлыгы 48 тартма тутырылган, шулай ук 6 тартманы ярдәм итәргә теләүчеләр китергән. Тартмаларга 1728 хәләл тушенка, 236 түбәтәй, 330 дога китабы тутырылган. Шулай ук мәдрәсә дәресләренә йөрүче хатын-кызлар һәм балалар солдатларга 31 хат та язган.

Тартмалар Украинада махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм кабул итү пунктына тапшырылды, диелә хәбәрдә.

 

Фото: © «Алабуга нуры»

 

news_right_1
news_right_2
news_bot