Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга мотоклублары сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм акциясе үткәрде
Алабуганың «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә «Кояшлы түгәрәк» («Солнечный круг») хәйрия акциясе узды. Чараны Россиядә эшләп килүче «Ночные волки» һәм «Ночные валькирии» мотоклубларының Алабугадагы бүлекчәләре оештырды, дип яза «Алабуга нуры» газетасы.
Акция вакытында җыелган барлык акча «Игелекле Галактика» хәйрия проектын тормышка ашыруга китәчәк, ул Алабуга һәм Чаллыда мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗади сәләтләрен ачыкларга һәм үстерергә ярдәм итә.
«Мондый акцияләрне без 2023 елдан бирле оештырабыз. «Игелекле Галактика» безнең Татарстанны федераль дәрәҗәдә күрсәтә, һәм без аларның проектлары танылуын телибез. Сүз уңаеннан, быел эшмәкәрләргә 45 Рәхмәт хаты әзерләдек, алар безне хуплады», - дип сөйләде «Ночные волки» мотоклубының Алабуга бүлекчәсе җитәкчесе Денис Баурин.
Акция барышында мастер-класслар һәм фокуслар, кулдан эшләнгән сувенирлар ярминкәсе, концерт булды. Теләгән һәркем аниматорлар белән истәлеккә фотога төште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз