Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Алабуга» МИЗында бүлгеч ярдәмче станция эшләтеп җибәрелде
600 МВтлы станция мәйданчыктагы барлык заводларны ышанычлы электр энергиясе белән тәэмин итә
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Алабуга” МИЗ территориясендә 600 МВт егәрлекле бүлгеч ярдәмче станция эшләтеп җибәрелде. Яңа ярдәмче станция резидент-компанияләрне иң югары – беренче категория ышанычлыктагы электр энергиясе белән тәэмин итәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Беренче категория буенча тоташтыру, электр энергиясе белән тәэмин итү тукталса, тәэмин ителеш икенче чыганактан дәвам итәчәк дигән сүз. Шулай итеп, МИЗ резидент-компанияләрнең электр көче үзгәрү куркынычлыгын киметә, нәтиҗәдә, җитештерүдә брак булудан саклый. Объект максималь рәвештә автоматлаштырылган – бер үк вакытта анда ике оператор гына эшли. Ярдәмче станциянең гомум бәясе 1,5 млрд. сум тәшкил иткән.
Бүлгеч ярдәмче станцияне ачу тантанасында чыгыш ясап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге вакыйганың мөһимлеген ассызыклады. «Безнең өчен резидентларыбызны электр энергиясе белән тотрыклы тәэмин итү бик мөһим, - дип билгеләп үтте ул. – Бу гади генә бурыч түгел, без аны даими рәвештә хәл итә бардык һәм моны, ниһаять, башкарып та чыктык».
«Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасы электр белән тәэмин итү югары дәрәҗәдә ышанычлы булырга тиеш һәм бу безнең махсус икътисади зонаның көндәшлеккә сәләтлелеген шактый арттырачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Тракья гласс рус» компаниясе генераль директоры Байтуллаһ Шаһид МИЗ резидентлары исеменнән Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президентына яңа ярдәмче станция төзеп гамәлгә кертү өчен рәхмәт белдерде.
Мөхтәрәм кунаклар символик өзгечне тоташтырдылар, шуның белән яңа станция эшли башлады һәм «Алабуга» МИЗ энергетика ышанычлылыгын яңа дәрәҗәсенә аяк басты.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз