Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Алабуга» МИЗында алты яңа компания-резидент пәйда булачак
Инвестицияләр күләме 36 млрд сум тәшкил итә
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасының гомуми хакы 36 млрд сумлык резидент компанияләренең яңа проектлары МИЗ Күзәтчелек советының чираттагы утырышында каралды. Утырышны Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
2015 елдагы беренче Күзәтчелек советы утыршын ачып, Татарстан Президенты искәрткәнчә, бүген МИЗда 42 резидент компания теркәлгән, алар игълан иткән инвестицияләр күләме – 119 млрд. сум. Шуларның 87 млрд. сумы инде инвестицияләнгән, 5 меңләп эш урыны булдырылган. Бүген каралган проектларның гомуми бәясе 36,6 млрд сум тәшкил итә.
«Кайбер резидентлар өчен кризиска бәйле билгеле бер кыенлыклар килеп туды, әмма без бу проектларга ярдәм итәргә тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Һәр проектны тиешенчә дәвам итәргә кирәк».
Үткән ел «Алабуга» МИЗында 5 предприятие эшләтеп җибәрелгән, быел исә, Р.Миңнеханов сүзләренчә, тагын яңа 8 завод ачу планлаштырыла.
«Безнең МИЗны үстерү планыбыз бар. 2023 елга кадәр максатыбыз - 120 резидент һәм 16 мең эш урыны. Еллык табыш кимендә 320 млрд. сум, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Минемчә, әйбәтләп эшләсәк, бу күрсәткечкә ирешербез дип ышанам».
Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика җитәкчелеге социаль инфраструктураны үстерүгә күп көч куя, аренда торагы төзелә, халыкара мәктәп ачылды. Бу МИЗга инвесторлар җәлеп итә.
Бүген әлеге утырышта 6 яңа проект каралды. Беренчесе - «АВС-Сталь» компаниясенең цинкланган корыч җитештерү заводы. «Бу бик кирәкле материал, без дә аны төзелештә кулланыр идек», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
«Группа Юджи» Россия компаниясе МИЗда бодай чималыннан крахмал продуктлары җитештерү заводы төзиячәк. «Без бу проектка өмет баглыйбыз һәм аны гамәлгә ашырырга телибез» - диде Татарстан Республикасы Президенты.
«ИРЭ-Полюс» Россия компаниясе «Алабуга» МИЗында җепселле лазерлар нигезендә сәнәгать станоклары җыю заводы булдырачак.
«Лазер станоклары – перспектив продукт. Ә безнең Казанда инжиниринг үзәге булу бу продукциянең көндәшлеккә сәләтен арттырачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген шулай ук «Форесия» француз компаниясе кузов детальләре җитештерү проектын карады, «Уоллсейвинг» Россия компаниясе – стена панельләре, «Барс Технолоджи» Россия-Казакъстан компаниясе - автокомпонентлар.
«Алабуга» МИЗда заводы булган «Кастамону» Төркия компаниясе елына 350 мең тонна МДФ-панельләр җитештерүче заводның икенче чиратын эшләтергә җыена.
Барлык проектлар да Күзәтчелек советы тарафыннан хупланды һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Эксперт советына тапшырылды.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз