news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Алабуга” МИЗның 2010 елга инвестиция программасы 15 мартка кадәр билгеләнәчәк
Бүген Татарстан Премьер-министры “Алабуга” МИЗын үстерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде
Скопировать ссылку
(Алабуга, 22 февраль, «Татар-информ», Михаил Миронов). “Алабуга” махсус икътисади зонасының 2010 елга инвестиция программасы 15 мартка кадәр билгеләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗын үстерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәдә белдерде.
Киңәшмәдә шулай ук “Махсус икътисади зоналар” ААҖнең генераль директоры Игорь Косов һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгының махсус икътисади зоналар һәм проектларны финанслау департаменты директоры Дмитрий Левченков катнашты.
Татарстан Премьер-министры һәм аны озатып йөрүче затлар киңәшмә башланганчы төрле объектларда булды, шул исәптән Россия компаниясе “Татнефть” белән Германиянең “Прайс Даймлер”ның уртак предприятиесе “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолкно”да.
Аннары объектлар төзелеше һәм “Алабуга” МИЗын үстерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәдә “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
“Көн үзәгенә 3 мәсьәлә куелган. Беренчесе – 2010 елга инаестиция программасы. Без атна дәвамында аны җентекләп эшләп РФ Икътисади үсеш министрлыгына тәкъдим итәргә килештек. 15 мартка кадәр аны расларга кирәк дип уйлыйм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Икенчедән, резидентларның ничек эшләве кызыксындыра, моннан тыш аларга безнең дә сораулар бар”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
“Өченчедән, инвестицион программабыздан чыгып яңа резидентларны билгеләргә кирәк. Якын арада караячак проектлар бар, резидент статусын бирәбез, әмма моның өчен төрле чаралар кабул итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot