news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Алабуга" МИЗда тимер юлның яңа тармагы ачылды

Юлның озынлыгы 12 чакрым тәшкил итә

(Алабуга, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген "Алабуга" МИЗда тимер юлның яңа тармагы файдалануга тапшырылды. Аннан беренче булып продукциясен күчерү өчен  "Kastamonu" предприятиесе файдаланды.

Яңа тармак Европада иң зурлардан саналган "Kastamonu" агач эшкәртү производствосы эшендә мөһим звено булачак, шулай ук махсус икътисади зонаның транспорт инфраструктурасын да киңәйтәчәк. "Бүгенге көндә МИЗ территориясе буенча узучы мәйданчыктагы тимер юлның гомум озынлыгы 12 чакрымнан артык тәшкил итә. Без алга таба да резидентлар мәнфәгатьләрендә МИЗда транспорт һәм инженер инфраструктурасын яхшырту һәм үстерүгә юнәлдерелгән сәясәт үткәрергә ниятлибез", - дип белдерде "Алабуга" МИЗ генераль директоры Рөстәм Зарипов юл ачылышы тантанасында.

Күп резидентлар өчен логистика һәм транспорт инфраструктурасы урын сайлаган вакытта иң мөһим критерийларның берсе булган. "Татарстанның географик урыны бик уңайлы, - дип билгеләп үтә "Kastamonu" вице-президенты Онур Гювен. - "Алабуга" МИЗдан 1 мең чакрым радиуста агач продукциясеннән кулланучылар - җиһаз фабрикалары һәм ишек җитештерүчеләр урнашкан, ә уңайлы транспорт инфраструктурасы продукцияне якын чит илләргә экспортка җибәрергә мөмкинлек бирә. Яңа тимер юл тармагы безгә әзер продукцияне кулланучыларга җибәрүне җиңеләйтә".

Бүген завод продукцияне транспортның бөтен төре:  диңгез коры йөк контейнерлары, тимер юл вагоннары һәм ярымвагоннар, фуралар белән җибәрә ала. Яңа тимер юл тармагы буенча беренче өч вагонга тутырылган әзер продукция Төркмәнстан һәм Казакъстанга юл ала.                                 

news_right_1
news_right_2
news_bot