news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алабуга» МИЗда Stadler компаниясенең җитештерү мәйданчыгы булдырылырга мөмкин

Швейцария компаниясе Директорлар советы рәисе Петер Шпулер бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасына килде.

«Алабуга» МИЗда Stadler компаниясенең җитештерү мәйданчыгы булдырылырга мөмкин
president.tatarstan.ru

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Stadler Швейцария компаниясе Директорлар советы рәисе Петер Шпулер «Алабуга» махсус икътисадый зонасына килде. Кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Stadler компаниясе – дөньяда тимер юл пассажир транспорты җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе, концернның штаб-квартирасы Швейцариядә. Stadler компаниясе тизйөрешле, региональ һәм шәһәр яны поездлары, йокы вагоннары, трамвайлар һәм метро вагоннары җитештерә. Компания заводлары Швейцария, Германия, Польша, Венгрия, Чехия, Италия, Австрия, Нидерланд, Испания, Алжир, АКШ һәм Беларусь Республикасында урнашкан
  • Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петер Шпулер белән быел март аенда Женевага эш сәфәре барышында очрашкан иде. Рөстәм Миңнеханов Швейцария концерны башлыгын республика һәм аның инвестицион мөмкинлекләре белән танышу өчен Татарстанга чакырган иде.

Бүген Петер Шпулер, Рөстәм Миңнеханов белән бергә, «Алабуга» махсус икътисадый зонасындагы чит ил резидентлары – Rockwool һәм Ford Sollers компанияләренең ике заводында булды.

Швейцария делегациясе әгъзаларын тагын «Алабуга» МИЗдагы социаль инфраструктура кызыксындырды. Кунаклар Alabuga International School халыкара мәктәбендә булдылар. «Алабуга» СҖТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев мәктәп үсешенең яңа концепциясе турында сөйләде.

Азакта Петер Шпулер һәм Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» административ-эшлекле үзәгендә булдылар, анда кунаклар өчен махсус икътисадый зонаны тәкъдир итү оештырылды. Петер Шпулер «Алабуга» МИЗдагы инфраструктураны югары бәяләде һәм, Stadler компаниясе бу мәйданчыкта үзенең җитештерүен урнаштыру мөмкинлеген караячак, диде. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов, Татарстан җитәкчелеге инвесторга кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә әзер, дип белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100