news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алабуга» МИЗда штамплау производствосы эшләтеп җибәрелде

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонада «Джошкуноз» компаниясенең автомобильләр өчен кузов детальләрен җитештерү буенча яңа штамплау производствосы эшләтеп җибәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Чаллы мэры Васил Шәйхразиев катнашты.

«Джошкуноз» төрек холдингының яңа предприятиесе якында урнашкан «Форд Соллерс» автомобиль заводы өчен эре һәм вак тимер кузов детальләрен җитештерәчәк. Проектны башлау турында Килешү Төркиянең Бурса шәһәрендә 2012 елның октябрь аенда имзаланган иде. Инвестицияләр саны 70 млн. доллар тәшкил итте, завод елына 40 мең тонна корыч җитештерәчәк.

Яңа заводны ачу тантанасындагы чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кичә Төркия Республикасының яңа Президенты инаугурациясе булды, ул анда Р.Миңнеханов үзе дә катнашты. «Монда кайтып төшүгә, төрек компаниясенең бу яңа производствосына килдек», - дип билгеләде ТР Президенты. Ул «Алабуга» МИЗда автомобиль кластеры формалашканын искәртте. Аның үзәге - «Форд Соллерс» заводы, аның тирәсендә автокомпонентлар производстволары барлыкка килә. «Мин Төркиядә «Джошкуноз» предприятиесендә булдым, һәм бездә дә барысы да югары дәрәҗәдә булуына мин бер дә шикләнмәдем», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Ул «Джошкуноз»га республикага ышаныч баглавы өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ТР Президенты Төркия Республикасы җитәкчелегенә, Татарстанга Абдуллаһ Гөл, Рәҗәп Эрдоган визитлары, чыннан да, актив хезмәттәшлеккә этәргеч бирүләрен искәртеп, рәхмәт белдерде. «Якындагы ярты ел дәвамында безнең төрек инвесторларының 5 эре заводы ачылды. Һәм ышанам ки, Төркиядән тагын бик күп партнерларыбыз Татарстанда бизнеслары өчен мөмкинлекләр табачак», - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.
Аерым ул Татарстанда эшен тәмамлаучы Төркия Республикасының Казандагы Генконсулы Сабри Тунча Ангылыга рәхмәт белдерде, аның ярдәме белән төрек компанияләренең иң эре проектлары гамәлгә ашырылды.

Рөстәм Миңнеханов якын арада «Алабуга» МИЗда «Форд Соллерс» өчен автокомпонетларны җитештерүче башка компанияләр дә булачагына, «Джошкуноз» компаниясе дә Татарстанда, аерым алганда “КАМАЗ”да производствосын киңәйтәчәгенә өметен белдерде.

«Форд Соллерс» генераль директор Тед Каннис бүгенге вакыйганы компания өчен истәлекле икәнен ассызыклады.

Мәртәбәле кунаклар производство башлануын символлаштыручы төймәгә бастылар һәм беренче җитештерелгән детальгә имзаларын куйдылар, дип хәбәр итә шушы вакыйга хакында ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100