news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алабуга» МИЗда лазер системаларын җыю заводы төзү планлаштырыла

Ниятләр турында тиешле килешүгә ТР Президентының «ИРЭ-Полюс» ҖЧҖ генераль директоры белән очрашуы барышында имза салынды

 (Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә «ИРЭ-Полюс» Россия компаниясе лазер системаларын җыю заводы төзергә планлаштыра. Ниятләр турында тиешле килешүгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «ИРЭ-Полюс» ҖЧҖ генераль директоры Валентин Гапонцев белән очрашуы барышында имза салынды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Валентин Гапонцев «ИРЭ-Полюс»ның Татарстандагы агымдагы эшләре турында фикер алышты, аерым алганда, «КАИ-Лазер» инжиниринг үзәге эшчәнлеге турында. Шулай ук яклар Татарстанда лазер системаларын җыю заводы төзү турында һәм аны «Алабуга» МИЗ территориясендә урнаштыру турында сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов һәм Валентин Гапонцев катнашында «ИРЭ-Полюс» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Андрей Ушаков һәм «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев ниятләр турында килешүгә имза салдылар. Якын киләчәктә әлеге проект «Алабуга» МИЗ Күзәтү советы карамагына, аннары Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы экспертлар советына чыгарылачак.

Шулай ук бүгенге очрашу барышында Валентин Гапонцев һәм Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов югары уку йорты кампусы территориясендә лазер технологияләренең аерым инженер-уку корпусын төзүнең юл картасын имзаладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot