news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Алабуга" МИЗда электр инструментлары җитештерү бенча Европадагы иң зур завод ачылачак

Биредә бораулау, шомарту машинлары, перфоратолар ясаячаклар

 (Алабуга, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). "Алабуга" МИЗ да Россиянең "Интерскол" компаниясенең яңа заводы ачылачак. Бу хакта МИЗ ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Интерскол" электр җиһазлары җитештерү буенча ил базарында лидер санала, сатылган берәмлекләр саны буенча танылган чит ил брендларын да узып китә. Завод Европада иң зур һәм иң заманча предприятиеләрнең берсе булачак, ә кеше факторы булмау хисабына анда брак процентны нульгә тиңләшә.  

"Интерскол-Албауга" перфоратор, бораулау, шомарту машиналары, аккумулятор техникасы һәм башка электр инструментларын җитештерәчәк.   Заводны ачу 13 октябрьгә планлаштырылган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot