news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Алабуга” МИЗ территориясендә ДСП һәм МДФ җитештерү проекты хакында фикер алышынды
Төркиянең “Кастамону Энтегре” компаниясе “Алабуга” зонасында ДСП һәм МДФ җитештерү заводын төзергә ниятли
Скопировать ссылку
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Билгеле булганча, моннан 1 ел элек Махсус икътисади зоналар белән идарә буенча федераль агентлыкның ТР идарәсе белән Төркиянең “Кастамону Энтегре” компаниясе арасында ниятләр беркетмәсе имзаланган иде. Аның кысаларында “Алабуга” МИЗ территориясендә ДСП һәм МДФ (үзагач җепселләреннән эшләнгән плитә) җитештерү проекты буенча эшче төркемнәр төзелгән иде. Хәзерге вакытта бу проектны гамәлгә ашыруга әзерлек бара, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
Шушы көннәрдә министрлыкта Төркиянең “Хәят” холдингы (“Кастамону Энтегре” аның составына керә) вәкилләре белән эшлекле очрашуда әлеге производствоны “Алабуга” мәйданнарына урнаштыру мәсьәләсе каралган.
“Кастамону Энтегре” компаниясе “Алабуга” МИЗ да ДСП һәм МДФ җитештерү заводын төзергә ниятли. Проектны гамәлгә ашыруның беренче стадиясендә 70 млн. евро таләп ителә. Әлеге инвестиция проектын реализацияләү өчен 40 га җир, 40 млн. кубометр табигый газ һәм 5 мегаВатт электр энергиясе таләп ителә. Беренче этапта чималга еллык ихтыяҗ 450 мең тонна тәшкил итәчәк (каен, нарат, усак материалларына). Заводның җитештерү куәте беренче этапта елына 300 мең кубометр МДФ, икенче этапта елына 400 мең кубометр ДСП җитештерергә сәләтле булачак. Барлыгы 2000-2500 эш урыны булдырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2