news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Алабуга” МИЗ да «Армстронг» компаниясенең түшәмлек плитәләре җитештерүче беренче заводы ачылды

Яңа предприятие читтән кертелә торган товарларны алмаштыра

 (Алабуга, 9 июнь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында «Армстронг» компаниясенең түшәмлек плитәләре җитештерүче беренче заводы ачылды.

Тантаналы ачылышта ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, «Армстронг Ворлд Индастрис» компаниясе президенты Мэтт Эспе, “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

“Бу - Америка компаниясенең Россиядә беренче заводы. Татарстан территориясендә мондый заводны эшләтеп җибәрү республика өчен, гомумән, Россия өчен бик әһәмиятле, чөнки ул чит илдән кертелә торган товарны алмаштыра”, - дип ассызыклады сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

“Бу - "Армстронг» компаниясенең түшәмлек плитәләре чыгара торган заманча заводларының берсе. Элек бу продукция Россиягә чит илдән кертелә иде, шуңа күрә бу производство чит илдән кертелә торган товарны алмаштыра торган була. Шул ук вакытта Россия өчен генә дә түгел, ә БДБ өчен дә. Бу - компания белән хезмәтттәшлекнең башы гына әле дип өметләнәм”, - дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.

Бүген предприятиедә түшәмлек плитәсенең өч төре җитештерелә, әмма ел ахырына кадәр бу сан 15 кә җитәчәк. Заводның проект егәрлеге – 20 млн кв. метр (чагыштыру өчен, бу 3 мең футбол кыры) югары сыйфатлы продукт.

«Армстронг Ворлд Индастрис» компаниясе президенты Мэтта Эспе сүзләренә караганда, бу компаниянең 32 нче заводы, әмма Россиядә - беренчесе. Компания җитәкчелеге, завод өчен урын сайлаганда, Мәскәү өлкәсе, Петербург һәм Идел буе округы территорияләрен караган.

“Без “Алабуга” махсус икътисади зонасында тукталдык, чөнки, биредә, беренчедән, даими кулланучыларга продукция сату өчен уңайлы, икенчедән, ТР җитәкчелеге һәм “Алабуга” МИЗ ярдәме, шулай ук югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү мөмкинлеге бар”, - дип билгеләп үтте журналистларга биргән әңгәмәсендә Мэтт Эспе.

«Армстронг» компаниясе Татарстан белән элегрәк тә хезмәттәшлек иткән иде, Универсиада һәм сәламәтлек саклау объектлары төзелешендә түшәмлек плитәләр белән тәэмин итте. Компаниянең Татарстанда җитештерелгән продукциясе «Армстронг»ның башка заводларындагыдан арзанрак булачак, чөнки үзкыйммәте түбән.

Заводта 136 кеше эшли, киләчәктә персонал саны 200 кешегә арттырылачак. Яңа завод төзелешенә кертелгән инвестиция күләме 3,6 млрд сум тәшкил иткән.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100