news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Алабуга" МИЗ 2015 елда яңа 10 резидент җәлеп итәргә ниятли

Хәзерге вакытта анда 42 резидент теркәлгән, аларның 10сы җитештерүгә керешкән

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). "Алабуга" МИЗ җитәкчелегенең 2015 елга планнарында тагын яңа 10 резидент һәм инвестицияләр сыйфатында, ким дигәндә, 5 миллиард сум акча җәлеп итү, дип белдергән МИЗ ның генераль директоры Тимур Шаһивәлиев. Хәзерге вакытта анда 42 резидент теркәлгән, аларның 10 сы җитештерүгә керешкән инде, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

Тимур Шаһивәлиев сүзләренчә, инвесторлар өчен полимерлар, шул исәптән автокомпонентлар, ашлык, нефть химиясе эшкәртү һәм төзелеш тармагы өчен продукция чыгару аеруча перспективалы санала.

МИЗ мәнфәгатьләр векторын көнбатыш компанияләреннән төрек һәм Кытай компанияләренә алмаштырырга әзер, дип өстәде ул. "Хәзер көнбатыш компанияләре нинди булса сөйләшүләрне туктатып тора икән, җирле чималдан файдаланып, эчке базарга йөз тоткан башка кандидатлар пәйда булачак. Шуңа да без төрек векторын дәвам итеп, Кытай белән хезмәттәшлекне үстерәчәкбез һәм Россия компанияләре дә активрак булыр дип өметләнәбез", - диде ул.

Америка компанияләренә килгәндә исә, алар үз проектларын һәм активларын туктатмый, заводлар төзүне дәвам итә, дип ассызыклады Шаһивәлиев.

Искәртеп узабыз: кичә "Алабуга" махсус икътисади зонасында Төркиянең МДФ-панель һәм агач идән япмаларын җитештерү буенча "Кастамону Энтегре" заводы ачылды. Киләчәктә предприятиенең  еллык әйләнеше 170 миллион долларга җитәргә тиеш, анда 2500 эш урыны булдырылачак.         

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100