news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Алабуга – минем туган йортым” иҗат эшләре конкурсы тәмамланды

Ул бүген Алабугада узачак Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясы советының күчмә утырышына багышланган

(Алабуга, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Мәгариф идарәсе тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары арасында “Алабуга – минем туган йортым” иҗат эшләре конкурсы оештырылды.
Ул бүген Алабугада узачак Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясы советының күчмә утырышына багышланган. Балалар күп итеп рәсемнәр, кул эшләнмәләре әзерләде. Моннан тыш, алар рус, татар, инглиз, мари, чуаш, әрмән һәм әзербәйҗан телләрендә иншалар язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot