Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга Җәмигъ мәчетендә «Яшь вәгазьче» республика бәйгесенең финалы башланды
Югары бәя алган вәгазьләр “Шура” альманахында басылачак.
(Казан, 19 февраль, "Татар-информ"). Бүген Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчетендә «Яшь вәгазьче» («Молодой проповедник») дип исемләнгән IV республикакүләм дини бәйгенең финалы уза. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан яшь вәгазьчеләр әзерләү, шулай ук яшьләр арасыннан сәләтле татар мөселман нәфис сүз осталарын ачыклау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм халык алдында чыгыш ясарга өйрәтү максатыннан оештырыла.
Конкурсантларны Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов сәламләде. «Аллаһка шөкер, ерак араларны якын итеп килдегез. Җыелуыбызны Раббыбыз хәерле кылсын. Әлеге бәйге гыйлем артуга, дуслыгыбыз ныгуга, яңа танышуларга сәбәп булса иде. Аллаһы Тәгалә сезгә тел ачкычлары, кыюлык, тырышлык бирсен», – дип теләде ул.
Чыгышларны Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Азнакай имам-мөхтәсибе Азат Талибуллин, Менделеевск имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, «Шура» журналының җаваплы сәркатибе Рәмзилә Шәфыйкова, Алабуга мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Лилия Фазлыева бәяли.
Беренче булып кызлар чыгыш ясады. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: узган еллардан аермалы буларак, быел вәгазьләрнең темасы чикләнмәгән. Төп таләп – вәгазьдә Коръән аятьләре һәм чыганагы күрсәтелеп, хәдисләр китерелергә тиеш. Кызлар, әйтик, хәләл һәм хәрәм ризыклар, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, туган телне саклауның әһәмияте турында сөйләде. Егетләрнең вәгазьләре исә тәкъдир, ислам һәм мәдәният, биш әйбернең кадерен белү, гафу итү, җомга намазы, күркәм әхлак кебек темаларны колачлады.
Конкурста егетләр һәм кызларның чыгышлары аерым бәяләнә. Төп критерийлар буларак, текст төзелешенә, фикерне җиткерү осталыгына игътибар ителәчәк. Югары бәя алган вәгазьләр “Шура” альманахында басылачак. Барлык катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз