news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга мемориалында сугышта һәлак булучыларның исемнәре язылган өстәмә табличкалар куялар

Эш шунда, сугышта һәлак булган солдатларның исемлегенә әле бүгенге көндә дә төгәллек кертелә

(Алабуга, 28 апрель, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Алабугада Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы булды. Утырышта 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан ветераннарны торак белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәлә хакында фикер алыштылар. Ветераннарның кайберләре фатирны икенчел базарда сатып алырга теләк белдергән. Бу эшне сатучыларның җинаятьчел гамәлләренә юл куймас өчен район җитәкчелеге контрольдә тота.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Хәтер мемориалында Алабуга районыннан фронтка китеп, кире әйләнеп кайтмаган солдатларның исемнәре язылган өстәмә табличкалар урнаштыру мәсьәләсен карады. Эш шунда, сугышта һәлак булган солдатларның исемлегенә әле бүгенге көндә дә төгәллек кертелә. Район башлыгы вазифаларын башкаручы, шәһәр мэры Валерий Чершинцев бу мәсьәләне 5 майга кадәр хәл итү бурычын куйды.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан сугышта катнашучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов исеменнән бүләкләр тапшырылачак. Сугыш ветераннарына шәһәр һәм район җитәкчелеге дә истәлекле бүләкләр һәм открыткалар әзерләде.





news_right_1
news_right_2
news_bot