Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга 70 тонна гуманитар ярдәм җибәргән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанның Алабуга районы хакимияте һәм анда яшәүчеләр махсус хәрби операциягә үзләре теләп китүчеләргә һәм мобилизацияләнгәннәргә 70 тонна гуманитар ярдәм, шул исәптә 7 автомобиль җибәргән. Бу хакта «Татар-информ»га район хакимиятенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Алабуга районында яшәүчеләр гуманитар ярдәм җыюдан читтә калмый. Район һәм шәһәр оешмалары «Ярдәм янәшә!» республика акциясенә кушылды. Махсус хәрби операция зонасына барлыгы 70 тонна гуманитар ярдәм, шул исәптә 7 автомобиль җибәрелгән. Шулай ук җылы оекбаш бәйлиләр, маскировкалау челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре һ.б. ясыйлар. Алабугада яшәүчеләр бердәм булуларын күрсәтә», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Мобилизацияләнгәннәргә, контрактчыларга һәм үз теләкләре белән китүчеләргә 42 миллион сумнан артык бәягә ярдәм җыелган, аның 12,5 миллион сумы хәрби киемгә һәм кирәк-яракка тотылган. Алабуга хәрбиләренә махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм җыю өчен 14 урын бирелгән.
Алабуга муниципаль районында мобилизацияләнгән, үз теләкләре белән киткән ир-атларның һәм контрактчыларның 283 гаиләсе яши. Алар арасында 7 яшькә кадәрге 127 бала, мәктәп яшендәге 176 бала һәм урта махсус уку йортында белем алучы 9 студент бар.
Мобилизацияләнгән, үз теләкләре белән киткән һәм контрактчылар гаиләләренә 2022-2023 елларда өстәмә социаль ярдәм сыйфатында 230 транспорт картасы, шәһәр музейларында 560 абонемент, спорт объектларында 550 абонемент, кинотеатрга 260 абонемент бирелгән.
Шәһәр халкы Алабуга хәрбиләренең ихтыяҗлары өчен кирәкле продукция җитештерүне оештырды. Бүгенге көндә 46 маскировка челтәре, 245 блиндаж шәме, 206 тактик носилка, 260 утыру җайланмасы һәм 30 мич (буржуйка) әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз