news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Алабуга” махсус икътисади зонасының беренче чираты 2010 елда төзелеп бетәчәк

Махсус икътисади зонаның беренче чираты 8 миллиард сумга төшәчәк

(Казан, 29 декабрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). “Алабуга” махсус икътисади зонасындагы инфраструктура объектларының беренче чираты 2010 елда төзелеп бетәчәк. Бүген “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Евгений Метельский ТР Министрлар Кабинетында махсус икътисади зоналарны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә тәмамланганнан соң әнә шулай дип белдерде.
Е.Метельский хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә “Алабуга” махсус икътисади зонасының беренче чираты 95 процентка әзер. “Без 2010 елда беренче чиратны төзү эшләрен тулысынча төгәлләргә һәм икенчесен төзи башларга ниятлибез. Проектлау эшләре тәмамлану стадиясендә һәм икенче чиратны төзү эшләрен башлау өчен мөмкинлекләребез бар”, – дип ассызыклады Евгений Метельский.
“Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директорының сүзләренә караганда, “Алабуга” зонасының икенче чираты күпмегә төшәчәге әлегә билгеле түгел. “Зонаның беренче чираты төзелеш эшләре башланганнан алып якынча 8 миллиард сумга төшәчәк, шул исәптән 2010 елда финанслау күләме 1,5 миллиард сумга якын тәшкил итәчәк”, – диде Е.Метельский.
Евгений Метельскийның сүзләренә караганда, Россиядә махсус икътисади зоналарны үстерүгә барлыгы 49 миллиард сум акча тотылган, шуның 44 миллиарды – федераль, 5 миллиарды – субъект акчалары.
Махсус икътисади зоналар белән идарә итү Федераль агентлыгының Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе җитәкчесе Игорь Носов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә “Алабуга” махсус икътисади зонасында 3 компания–резидент эшли инде. “Барлыгы 9 компания теркәлгән, алар үз заводларын төзи”, – дип ассызыклады ул.
“Киләсе елда без автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә резидентлар саны артуын фаразлыйбыз, – дип белдерде Игорь Носов. – Хәзерге вакытта өч эре компания белән ниятләр турындагы килешү имзаланды, тагын бер компания рәсми заявка бирде – ул шулай ук автомобиль сәнәгате вәкиле”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100