news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Алабуга" махсус икътисади зонасында табаклы прокат җитештерү заводы төзеләчәк

Татарстан Президенты "Алабуга" МИЗ Күзәтчелек советы утырышын үткәрде.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). "Алабуга" махсус икътисади зонасында табаклы прокат җитештерү заводы төзелеше проектын бүген махсус зонаның Күзәтчелек советында расладылар. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Каралган инвестицияләр күләме - 250 млн. доллар.

Бүген "Алабуга" резиденты булуга "Гемонт Металл" ҖЧҖ гаризасы каралды. Оешма табаклы прокат заводын 2020 елның өченче кварталында сафка кертергә җыена. Комплекс 40 кв. метр мәйданында урнашачак, беренче этабында елына 770 мең тонна табаклы прокат җитештерү карала. Алга таба җитештерү күләме елына 1 млн. 250 мең тоннага кадәр җиткерү көтелә.

Әзер продукция күп төрле тармакларда кулланылачак: электр техникасы җитештерүдә, автомобильләр төзүдә, түбә каплау материаллары буларак һәм башкалар. Алдынгы технологияләр кулланып төзелгән комплекста 320 кеше хезмәт итәчәк.

"Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев хәбәр иткәнчә, яңа резидентны участок һәм инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителгән. Заводка кадәр тимер юл да уздырылачак.

"Продукция күләме бик зур - аны китерергә, чыгарырга кирәк булачак. Бу тимер юл өчен яхшы эш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безгә бу проект кызык һәм аңа тулысынча ярдәм итәчәкбез".

Утырыш ахырында Күзәтчелек советы әгъзалары "Алабуга" МИЗның яңа резидентын раслап тавыш бирделәр.  

news_right_1
news_right_2
news_bot