news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Алабуга" махсус икътисади зонасында ике яңа проект хупланды

Яңа җитештерүләргә инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сумнан артык.

 (Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» махсус икътисади зонасының Күзәтүчеләр советы зонаның яңа резидентлары: «СМЦ Алабуга» һәм «ГИС Нефтесервис» проектларын карады. Яңа җитештерүләргә инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сумнан артык.

Күзәтүчеләр советы утырышында шулай ук мәртәбәле кунаклар – Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты, дип хәбәр итә «Алабуга» махсус икътисади зонасының матбугат хезмәте.

«Алабуга СМҮ» («Алабуга» сервис металл үзәге ) автомобиль сәнәгате ихтыяҗлары өчен корыч эшләнмәләр (бланклар) җитештерүне тәкъдим итә. Проект инициаторлары: «ММК» (Магнитогорск металлургия комбинаты) – Россия Федерациясе территориясендә иң эре металлургия комбинаты һәм «Джошкуноз» Төркия компаниясе (гамәлдәге МИЗ резиденты) – автомобиль сәнәгате өчен штампланган детальләр җитештерүче.

«Алабуга СМҮ» проектына инвестицияләр күләме – 349 млн. сум, шулардан үз акчалары – 278 млн. сум, заем акчалар – 71 млн. сум. Җитештерү күләме - елына 41,5 тонна әзер продукция. Заводны эшләтеп җибәрү срогы – 2018 елның 1 нче кварталы. Киләчәктә Татарстанда һәм аннан читтә «Алабуга СМҮ» продукциясен кулланучылар арасында алдынгы автоҗитештерүчеләр: Ford Sollers, Nissan, GM-Avtovaz, КамАЗ, УАЗ, ГАЗ, Daimler-КамАЗ, Daimler-ГАЗ.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, яңа җитештерү өчен бинаны «Алабуга» махсус икътисадый зонасының идарәче компаниясе үз акчаларына төзиячәк, бәясе якынча 670 миллион сум дип фаразлана.

«Инвесторы төп материалларны китереп торучы – Магнитогорск металлургия комбинаты булу бик әһәмиятле, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Махсус икътисадый зона бинаны төзи, төп клиенты СМҮ, «Джошкуноз» компаниясе – икенче инвестор».

Икенче проект сыгылмалы насос-компрессор торбалар җитештерүче «Интэко Тюбинг» «ГИС Нефтесервис» (Башкортостан) компаниясе тарафыннан тәкъдим ителде. Проектны гамәлгә куючы 637,6 млн. сум үз акчаларын кертергә җыена. Продукция күләме елына 1070,2 мең булырга, җитештерү 2018 елның 4 кварталында эшләтеп җибәрелергә тиеш.

«Бу тулысынча импортны алмаштыру, мондый торбалар Россиядә бөтенләй җитештерелми», - диде Татарстан Республикасы Президенты. Ул республика министрлыкларына һәм ведомстволарына үз проектларын гамәлгә ашыруда яңа резидентларга ярдәм күрсәтергә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100