news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Алабуга" махсус икътисади зонасында гөмбә җитештерү комплексы төзеләчәк

1,5 миллиард сумлык яңа заводка 7 ноябрьдә нигез салыначак, ә комплексның беренче чираты 2017 елның сентябрендә эшләп китәр дип көтелә.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). «Алабуга» махсус икътисади зонасында гөмбә җитештерү комплексы төзеләчәк һәм анда елына 10 мең тонна шампиньон һәм 40 мең тонна компост материалы җитештереләчәк.

Елына 3600 тонна шампиньон һәм 20 мең тонна компост материалы җитештерерлек куәте булган заводның беренче чиратын 2017 елның сентябрендә эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

Завод тулысынча 2020 елга төзелеп бетеп, Россиядә эре җитештерү объекты булыр дип көтелә.

Инвесторлар исәбе буенча, заводның беренче чиратын эшләтеп җибәрү Россия гөмбә базарының 20 проценттагы өлешен дәгъваларга мөмкинлек бирәчәк.

Инвестиция күләме 1,5 миллиард сумнан артык, аның күпчелек өлеше – кредитлар һәм җәлеп ителгән капитал.

Бүгенге көндә Россия базары гөмбәнең төп өлешен чит илләрдән кертә.

news_right_1
news_right_2
news_bot