Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Алабуга" махсус икътисади зонасы Кытай инвесторлары белән зур килешүгә әзерләнә
"Алабуга" Кытай белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырырга ниятли: Кытайдан эшкуарлар табуга 64 миллион сум акча бүленгән.
(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). "Алабуга" махсус икътисади зонасы Кытайдан инвесторлар җәлеп итәргә планлаштыра, дип сөйләделәр "Татар-информ"га махсус икътисади зонаның матбугат хезмәтендә. Хәзерге вакытта Кытайдан инвесторлар табарга ярдәм итәрлек һәм алар белән килешүләр төзегәндә консультация хезмәтләрен күрсәтерлек компанияне эзлиләр. Сүз – өч телдә бизнес-план төзү һәм килешүләргә кул куелган очракта комиссия түләү турында бара.
Консультация хезмәтләренең гомуми бюджеты 64 миллион сумны тәшкил итә. "Алабуга" инвесторлардан махсус икътисади зона инфраструктурасы үсешенә өлешен кертүче яки киләчәктә арендага тапшыру мөмкинлеген бирүче җитештерү мәйданнарын сафка бастыру кебек проектлар көтә. Әлеге тендерның игълан ителүе Кытай эшмәкәрләре белән моңа кадәр алып барылган сөйләшүләрнең дәвамы булып тора. Икътисади зонаның 10 еллыгын бәйрәм иткәндә Кытай белән уртак предприятие төзү нияте турында игълан ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз